2022 нче елның 12 гыйнвар көнне Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортының «Шәфкатьлек» бүлеге тәрбиячесе Шайхиева Елена Александровна "Әкиятләр, могҗизалар һәм тылсымлылык вакыты"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Алар тәрбияләнүчеләр белән кышкы әкияткә тылсымлы сәяхәт ясадылар. Балалар Яңа ел, Кыш Бабай, Кар кызы барлыкка килүе турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Аннары балалар Яңа ел тематикасы белән бәйле әкиятләрне искә төшерделәр.
Дәресебезнең уеннар белән дәвам итте. Дәрес ахырында Россиядә яңа елны бәйрәм итү традицияләре турында сөйләнде. Шулай ук күңелле Яңа ел шигырьләр, табышмаклар тәкъдим ителде. Балалар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар.