«Бакчачылык»

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 13 гыйнвар көнне беренче дәрес узды.

Бу дәрестә белгечләрнең актив төркеме «Бакчачылык» кабинетының 2022 елга эш планы турында фикер алышты: үзәк тирәсендә булган җирне уңайлы һәм кызыклы ысуллар белән төзекләндерү мәсьәләләре кузгатылды, яңа идеяләр кертелде. Быелдан балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән эшне өстәргә, балалар һәм яшүсмерләр өчен айлык төркем дәресләрен эш планына кертергә дигән карар кабул ителде. Мәсәлән, җәйге вакытта балалар, кураторлар җитәкчелегендә, матур клумба булдыру өстендә дизайнер-декоратор сыйфатында үзләрен сынап караячаклар. Башка сезоннарда «Суган мистеры», «Әни өчен чәчәк», «Бакча перчаткасы», «Чыршы фонаре» һ.б. кызыклы мастер-класслар уздыру планлаштырыла. Балигъ булмаганнар белән дәресләр һөнәри юнәлеш бирү эше – үсеп килүче буын арасында аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү кысаларында үткәреләчәк. Шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән дә дәресләр планы каралды: төзәтмәләр һәм кайбер үзгәрешләр кертелде.

Башкарылган эш нәтиҗәсендә 2022 ел дәвамында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International