«Якын кешеләр турында сөйләшик»

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 12 гыйнвар көнне «Якын кешеләр турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Чара социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан гаиләләрдә психологик микроклиматны яхшырту максатыннан үткәрелде.

Дәрес башында психолог катнашучыларга «Уңышлы йорт» уен-активаторын үтәргә тәкъдим итте: катнашучылар чират буенча үзләренең бәхетле йортында һичшиксез булырга тиешле щйберлщрне күрсәттеләр. Аннары катнашучылар «тамырлы агач», «туганнар», «йорт төзү», «җиде мин» күнегүләрен үтәделәр, алар кешенең үзеннән – үзе генә түгел, гаилә системасында булуын, аңа социум гына түгел,ә бөтен гаилә системасы йогынты ясавын аңларга мөмкинлек бирде. Шулай ук дәрестә катнашучылар «Мин - ата-ана» психологик уенын да уйнадылар, ул үз гаиләсенең кече әгъзалары белән үз-үзеңне тоту стереотипын аңларга һәм еллар буе алмаштырып карарга мөмкинлек бирә.

"Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирщсендщ «җиде+М» биременең катнашучыларга гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрнең һәрвакыт аларның көтүләре нигезендә төзелмәве, ә «Мин - ата-ана» күнегүенең үзе турында, үз максатлары һәм теләкләре турында җитди уйланырга мәҗбүр итүе ачыкланды. Якын кешеләр белән «гармонияле аңлы мөнәсәбәтләр төзү» өчен психолог барлык катнашучыларга «Мин-гаилә белән» дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International