«Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат - йорты»ның «Шәфкатьлек» булегендә «Кар бабай елмаюы» дип исемләнгән рәсем конкурсы.

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 11 гыйнвар көнне «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат - йорты»ның «Шәфкатьлек» булеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.  «Кар бабай елмаюы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

Максат:

- Кар бабай образын булдырырга, аның  формасын һәм пропорциональ нисбәтен тапшырырга өйрәтергә;

- пумала һәм буяулар кулланып, сурәтләнә торган предметның үзенчәлекләрен тапшыра белүне үстерү;

- вак кул моторикасын, фантазияне үстерү;

- төгәллек, мөстәкыйльлек, образ тудыру белән кызыксыну тәрбияләү.

Кыш... Күңел ачарга менә дигән мөмкинлек бирә : кар атышу, таудан чанада , чаңгыда шуу һәм башкалар. Ләкин урамда бераз җылынса - күңелле компания белән  кар бабай ясарга була.

Дәрес башында тәрбияче балаларга Кар бабайларының бәйрәм әкиятләре геройлары, Яңа ел открыткаларының аерылгысыз атрибутлары булуы турында сөйләде. Аннан соң тәрбияче балаларга Кар бабай ясауны  этаплап күрсәтте. Тәрбияче ярдәмендә балалар буяулар һәм пумалалар кулланып, Кар бабай ясап куйдылар, ул барысын да үзенең елмаюы белән шатландырды. Балалар актив хезмәт куйдылар һәм канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International