Югары Утар психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен интернат йортында “Кышкы табигать” исемле рәсем ясау шөгыле.

2022 елның 8 гыйнвары, шимбә
2022 елның 8 гыйнвар көнне психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен интернат йортында тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы “Кышкы табигать” исемле рәсем ясау шөгыле уздырды. Кыш килү белән бөтен табигать кышкы киемнәрен кияргә ашыга. Агачлар өсләренә ак туннарын кияләр.Үләннәр һәм чәчәкләр дә ак юрганга төренәләр.Менә шундый кышкы матурлыкны игътибарлы, табигатьне күзәтә белүче кеше генә күрә ала. Рәссам өчен бу күзәтүләр аеруча кирәк, чөнки алар аны яңа иҗат эшләренә рухландыра. Менә безнең балалар йортында тәрбияләнүче яшь рәссамнарыбыз да кулларына ак кәгазь алдылар һәм кышкы күренешне сүрәтләгән рәсемнәрне буярга теләделәр. Шогыльгә түбәндәге максатлар һәм бурычлар куелды: - балаларның кышкы табигать күренешләре турында белемнәрен ачыклау; -Кышкы күренешләр аша гүзәллек хисен үстерергә; - игътибарны, вакмоториканыүстерергә; Шөгыль уздыру алдыннан балалар белән алдан ук әзерлек эше алып барылды. Алар бик теләп кыш көне табигатьтә вакытлы үзгәрешләрне күзәттеләр, кыш турында шигырьләр тыңладылар. Кышкы темага рәсемнәр карадылар. Шуннан соң балалар кышны сурәтләгән рәсемнәрне кулларына алдылар һәм буядылар. Аларның буяган рәсемнәре бик матур килеп чыкты. Үзләре тудырган могҗиза аларга бик ошады. Куелган максатлар һәм бурычлар тормышка ашырылды . Шөгыль кызыклы, мавыктыргыч килеп чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International