ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда «Раштуа төнендәге могҗиза» дип исемләнгән әдәби – музыкаль дәрес.

2022 елның 7 гыйнвары, җомга
7 гыйнвар көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә “Раштуа төнендәге могҗиза” дип исемләнгән әдәби – музыкаль дәрес үткәрде. Чарада барлыгы 16 бала катнашты. Чараның максаты: балаларны Раштуа бәйрәменең традицияләре белән таныштыру. Бурычлары: - Рәсәйдә Раштуа бәйрәмен уздыру йолалары белән таныштыру; - Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру, үз халкына һәм гореф – гадәтләренә хөрмәт хисе тәрбияләү. - Ярышларда бердәмлек, дуслык хисен арттыру. Раштуа чиркәү бәйрәме генә түгел, ә күптән түгел дәүләт бәйрәменә дә әверелде. Раштуа-татулык, игелеклелек, тынычлык сөючәнлек, Христосның дан көне. Раштуаның әһәмияте зур – ул һәркемгә мәхәббәт, тынычлык һәм яхшылык теләге. Раштуаның аерылгысыз өлеше балачак, бәйрәм һәм могҗиза көтү символы булган - чыршы. Интернатта балалар һәм хезмәткәрләр арасында православие бәйрәмнәрен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быелгы бәйрәм дә искәрмә түгел. Бәйрәм барышында Раштуа җырлары башкарылды, балалар төрле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Балалар да, өлкәннәр дә чарадан уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр алдылар. Бу – педагогларның күпкырлы хезмәтләре нәтиҗэсе. Барлык катнашучылар да бәйрәм ахырында татлы бүләкләр алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International