«Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат- йорты"нда»«Кышлаучы җәнлекләр» дигән тема буенча шөгыль.

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 5 гыйнвар көнне«Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йортында»  тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Кышлаучы  җәнлекләр » дигән темага шөгыль үткәрде.

Максат:

- балаларны кыш көне җәнлекләрнең  яшәү шартлары белән таныштыру;

- «Кышкы җәнлекләр»дигән халык әкиятен күрсәтү;

    - уен гамәлләрен башкарырга өйрәтү;

Шөгыль тәрбияченең  балаларга табышмаклар әйтүе белән башланып китте. Табылган җаваплардан сон, балалар җәнлекләрнең яшәү шартлары белән таныштылар һәм муляжларын карадылар. Аннан сон, «Кышлаучы җәнлекләр» дигән татар халык әкиятен карадылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Әкият һәммәбезгә дә ошады.Балалар шөгыльнең ошаганлыгын  смайликлар белән бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International