“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”ның “Шәфкатьлелек”бүлегендә “Сәламәтлек сәгате”

2021 елның 24 декабре, җомга
Максаты: балаларда танып — белү, эмоциональ кызыксыну, хәрәкәт активлыгын үстерү. Бурычлар: балаларны үз сәламәтлекләренә мөстәкыйль карарга, сәламәтләндерүнең авыр булмаган алымнарын, гади ярдәм күрсәтә белергә өйрәтү; моториканы үстерү; кышкы табигатькә һәм физик күнегүләргә мәхәббәт тәрбияләү. “Сәламәтлек турында кайгырту-тәрбияченең иң мөһим хезмәте. Аларның рухи тормышы, дөньяга карашлары, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көчеңә ышанычы балаларның шатлыгына, күңел күтәренкелегенә бәйле.” В. А. Сухомлинский Һәр көн безнең балалар йортында балаларның уңай-эмоциональ кәефен булдыру максатыннан иртәнге зарядка белән башлана. Барлык төркем тәрбиячеләре тарафыннан сәламәтлек турында папкалар-күчмә папкалар, консультацияләр һәм киңәшләр рәсмиләштерелде. «Һәр кешенең сәламәтлеге - ул аның байлыгы», «Көн режимы – без дуслар», «Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе» һ.б. мәгълүмат стендлары булу һәрбер хезмәткәребезнең тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуы турында сөйли. Сәламәтлек көне дәвамында барлык төркемнәрдә дә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде: "Чисталык һәм сәламәтлек", "Витаминнар кайда яши"," Сәламәт буласың килсә " һ. б. Чаналарда йөрү оештырылды. Тәрбияләнүчеләр үз организмнары, «сәламәтлек ярдәмчеләре», сәламәтләндерү чаралары, сәламәтлек һәм туклану бәйләнешләре турында күп нәрсә белде. Балалар күтәренке кәеф алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International