23 декабрь көнне «Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының биш волонтеры белән берлектә «Карлы юллар» дигән акция уздырды. Әлеге акциянең максаты-балаларда мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек, ярдәмгә килергә теләк, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык тәрбияләү.
Волонтерлар тыл ветераны Мартьянова Зинаида Павловна янына кунакка килделәр. Аның үтенече буенча балалар бөтен ишегалдын һәм йорт яны территориясен кардан чистарттылар. Волонтерлар бердәм һәм оешкан төстә алар алдына куелган бурычны үтәделәр.
Зинаида Павловна балаларга күрсәтелгән ярдәм һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Чөнки өлкән яшьтәге кешеләрнең барысына да яшьләрнең хөрмәт белән караулары бик күңелле. Алар үзләрен хөрмәт итүләрен тоялар, хәтерләүләрен, яратуларын аңлыйлар. Ә балалар, мондый чаралар ярдәмендә, тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерәләр.