«Яңа ел бизәкләре төзү»

2021 елның 24 декабре, җомга

23 декабрьдә Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында «Яңа ел бизәкләре төзү» дигән мастер-класс үткәрде. Әлеге чара социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен нәфис зәвык һәм хезмәт сөючәнлек, вак моториканы, иҗади сәләтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.

Фоамиран эшләнмәләре соңгы вакытта бик популярлаша бара. Үзенең йомшаклыгы, кечкенә генә калынлыгы һәм материалның үз формасын тотуы аркасында брошьлар, миниатюр букетлар, туй бутоньеркалары һ.б. ясарга мөмкин. Тиздән Яңа ел чыршысын бизәргә кирәк булу сәбәпле, мастер-класс өчен яңа ел бизәкләре - төрле төстәге фоамираннан чыршы уенчыклары ясау идеясе сайланды. Белгеч җитәкчелегендә мастер-класста катнашучылар «фонарик» җыю өчен әзерләнгән шаблоннарны һәм элмә такталарын кистеләр. Аннары детальләр акрынлап клей пистолеты ярдәмендә ябыштырылды.

Мастер-класста катнашучыларның барысы да алынган нәтиҗәдән канәгать калды, чөнки эшләр бик матур, назлы һәм табигый килеп чыкты.

3 хатын-кыз һәм 3 бала, социаль хезмәт күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International