23 декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» курсы кысаларында 19 яшүсмер арасында төркем психиагностикасы үткәрде. Диагностика Д.Әмирханның «Тормыш проблемаларын чишү стратегияләрен өйрәнү» методикасы ярдәмендә яшүсмерләр тарафыннан авыр тормыш хәлләрен җиңү өчен актив кулланыла торган психологик алымнарны тикшерү максаты белән үткәрелде.
Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең барысы да якын кешеләр (дуслар, туганнар) ярдәменә мохтаҗ, бик аз процент (35%) тормыш проблемаларын мөстәкыйль хәл итү тактикасын кулланалар, катнашучыларның яртысыннан артыгы (65%), күңелсез хәлне кысрыклау һәм кире кагу кебек саклану механизмнарын кулланып, үз проблемаларыннан качалар икәне ачыкланды. Проблема беркая да китми, тышкы яктан кире кагылса да, тискәре эмоцияләр, хроник стресс ситуациясен китереп чыгарып җыелып кына баралар.
Яшүсмерләр алга таба да уңай үз-үзләрен “югалтмасын” һәм барлык кыенлыкларны да җиңеп киләчәккә ышанычларын югалтмасын өчен, дәрес ахырында алар “Күңелдә кояш” дигән белешмәлек алдылар.