РФ дә фән һәм технологияләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова 12 нче социаль участокта «Гаҗәеп фән дөньясы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Катнашучыларны команда ярышлары шартларында интеллектуаль белем күрсәтергә өйрәтү, тиз арада карар кабул итә белү сәләтен үстерү, командада эшли белүне тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 15 балигъ булмаган бала булды.
Дәрес интеллектуаль уен рәвешендә үткәрелде. Ике командага бүленеп, катнашучылар «Баз», «Фәннәр төрле була», «Аңламаучанлык», «Әкият тормышка әйләнде» кебек конкурсларда катнаштылар. Командалар үзләренең интеллектуаль потенциалларын, логик фикер йөртә һәм сорауларга тиз арада җавап бирә белүләрен, шулай ук үзләренең иҗади сәләтләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр.
Дәрес ахырында җиңүчене билгеләделәр. Белгеч балаларга үзләрендә кызыксынучанлыкны үстерергә, фәннәр белән кызыксынырга, толерант булырга киңәш итте.