«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 13 декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина «Скетчинг» дигән мастер-класс үткәрде. 13 нче социаль участокта үткәрелгән чарада 8 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес башында катнашучылар скетчингның тиз рәсем ясау өчен заманча техника икәнлеген белделәр. Ул натюрмортлар, портретлар, архитектура рәсемнәре ясау өчен туры килә һәм хәзер өлкәннәр арасында гына түгел, балалар арасында да зур популярлык казана. Һәр яшь рәссам үз дәфтәрендә гади һәм матур скетчлар ясарга өйрәнә ала. Аннары белгеч әлеге технология буенча бергәләп кош-корт ясарга тәкъдим итте. Өйрәнү барышында мастер-класста катнашучылар кара линерлар, карандашлар, буяулар белән эшләргә өйрәнделәр, фантазия, үзләренең дизайнерлык сәләтләрен күрсәттеләр.
Балаларга бу рәсем ясау техникасы ошады, алар киләчәктә дә аннан файдаланачаклар дигән карарга килделәр.