8 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 9 декабрь көнне «Коррупциягә юк дип әйтик” дип аталган акция үткәрде. Әлеге чара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Акция гражданнарның коррупциягә каршы аңын арттыру, актив гражданлык позициясен формалаштыру максаты белән узды.
Акция үткәрү өчен алдан ук коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыруга юнәлдерелгән буклетлар әзерләнде, шулай ук кеше коррупцион гамәлләрнең шаһиты булган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган телефон номерлары күрсәтелде.
Буклетлар тарату барышында белгеч үтеп баручыларга коррупция проблемасының безнең ил өчен актуаль булуын һәм, кызганычка каршы, елдан-ел арта баруын сөйләде. Коррупциянең таралу масштаблары кимеми, киресенчә арта, коррупциягә каршы уртак гамәлләр белән генә әлеге проблеманы хәл итеп була, дип билгеләп үтте. Акция барышында барлыгы 28 буклет таратылды.