Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 17 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова 17 нче социаль участокта «Минем халкым - минем горурлыгым» курсыннан «Виртуаль сәяхәт. Мирас уты» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 бала өчен үткәрелде.
Очрашу башында белгеч балаларга социомәдәни кыйммәтләр нигезендә үткән, бүгенге һәм киләчәкнең өзлексез багланышы турында сөйләде. Аннан соң балалар Татарстан буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар: Кремль, Шайтан шәһәрчеге (Алабуга), Зилант тавы, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге. Аннары катнашучылар мультфильм турында актив фикер алыштылар, бу урыннардан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
«Татарстан белгечләре» викторинасы барышында балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм яши торган республика турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр.