15 нче ноябрь көнне юл хәрәкәте иминлеген кисәтү, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хәйрова «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле Илсөя Сафонова һәм «Балаларга өстәмә белем бирү үзәге» педагогы Анна Кривова белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган 11 балигъ булмаган бала арасында «Юлда сизгер бул» дигән мастер-класс уздырдылар.
Очрашу башында балалар киемдә яктылык кайтаручы элементлар: брелок, тегелгән әйберләр, өстәмә элементлар һәм аларның кирәклеге турында видеофильм карадылар. Балаларга фликер ул - үз киемеңә яки сумкага тагарга мөмкин булган теләсә нинди яктылык кайтаргыч элемент, дип аңлаттылар. Белгечләр шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында юлларда ни өчен шундый фликерлар кирәклеген аңлаттылар. Аннары балаларга элмә-фликерлар ясау буенча мастер-класста катнашырга тәкъдим ителде. Һәр катнашучы үзенә яктылык кайтаргыч элементны үзе ясый алды. Балалар бик кызыксындылар һәм биремне яхшы үтәделәр.