Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елда «Демография»милли проекты кысаларында ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын кертү эше дәвам итә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре мохтаҗ гражданнарга социаль һәм тәрбия хезмәте күрсәтәләр.
2021 елның октябрендә озак вакытлы карау системасы буенча йөз җиде социаль хезмәт алучыга хезмәт күрсәтелгән. Аларның алтмышы-читтән карауга мохтаҗлыкның беренче дәрәҗәсендә, аларга кулларда һәм аякларда тырнак кисү, коенганда ярдәм итү, санитария-гигиена хезмәте күрсәтү, социаль-тернәкләндерү чараларын, системалы күзәтү үткәрү кебек хезмәтләр күрсәтелә.
Утыз сигез кеше авыррак төркемдә, алар күбрәк чит кеше ярдәменә мохтаҗ, аларга азык әзерләү, ризыкны кабул итү, кулда һәм аякта тырнак кисү, коенганда ярдәм итү, санитария-гигиена хезмәте күрсәтү, бәдрәфне куллану, бәдрәфкә бару, системалы күзәтү һәм реабилитация чараларын үткәрү кебек хезмәтләр күрсәтелә.
Җиде кеше өченче дәрәҗәдә тора, алар авыр хәлдә һәм социаль хезмәткәрләр аларга сиделкаларны алмаштыра. Икенче дәрәҗәдәге хезмәтләрдән тыш, аларга тән хәләләтен алматштыру хезмәте күрсәтелә, тулысынча урын өстендә коедыру.
Барлык социаль хезмәткәрләр дә «карау мәктәбе» ндә укытылган һәм авыр авыручыларны карау буенча һөнәри күнекмәләргә ия. Укытучысы, шәфкать туташы, озак еллар тәҗрибә туплаган, Борһанова Раушания Габдулахат кызы ярдәме белән аларның белемнәре һәрдаим яңартылып тора.