«Бала тормышында әкиятнең әһәмияте»

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Бала тормышында әкиятнең әһәмияте» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Бала тормышында әкиятләрнең ролен танып белү максатыннан узган чарада 5 ата-ана катнашты.

Дәрес башында психолог «Мин-әкияти персонаж» дигән күнекмә үткәрде, анда һәр катнашучы үз - үзен нинди әкият геройлары белән күзаллавы турында сөйләде һәм үзен аның образында ясады. Дәрес барышында ата-аналар түбәндәге сораулар буенча фикер алыштылар: «Сезнең балаларыгыз нинди мультфильмнар ярата? Алар баланың психикасына нинди йогынты ясый? Ару-талуны һәм эчке киеренкелекне бетерү, күңел гармониясен алу өчен төркем катнашучылары релаксацион күнегүләрдә катнаштылар.

Йомгаклау даирәсендә катнашучылар: “Бүген сезгә нәрсә файдалы булды? Моны үтәү сезнең өчен авыр булып чыктымы һәм ни өчен?” кебек сорауларга җавап бирделәр. Психолог ата-аналарга үз балалары белән билгеле бер әкиятләр карарга һәм алар турында фикер алышырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International