Югары Утар балалар интернат -йортында "Физкультура әлифбасы" дип исемләнгән иртәнге гимнастика

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе
25 нче октябрь көнне Югары Утар балалар интернат - йортында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. инициативасы белән иртәнге гимнастика үткәрелде. Чарада 16 бала катнашты. Чараның максаты: - баларның сәламәтлеген ныгыту, тизлекне, җитезлекне, көчне үстерү, хәрәкәт итү сәләтен һәм күнекмәләрен камилләштерү, яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Иртәнге зарядка организмга уянырга ярдәм итә, көн буена энергия һәм дәрт өсти. Шуңа күрә һәр иртәне без иртәнге зарядкадан башлыйбыз һәм балаларның энергиясе көне буена җитә. Киләсе күнегуләр иртәнге гимнастиканы төрләндерәчәк: "Чүгү", "Карлыгач", "Сикерү" һ.б. Балалар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International