Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 4 нче социаль участокта наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында “Ариадна җебе” технологиясеннән «Нәрсә ул иммунитет?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Әлеге дәрес организмның саклану үзлекләре турында күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Дәрес башында “Нәрсә ул иммунитет?” темасына кечкенә генә әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләре иммунитет турында нәрсә белүләрен сөйләделәр: ул ни өчен ул, аны ничек сакларга һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк, иммунитетка нәрсәләр зыян сала икәнлеген искә төшереп үттеләр. Аннан соң балалар белән кейс-метод кулланып «Организмның саклагыч көчләре» күнегүләре үткәрелде: анда тәкъдим ителгән текстларны укып чыгарга, кайбер сорауларга дөрес җавап табырга кирәк булды.
Нәтиҗә ясаганда, белгеч балаларга иммунитетны ныгытырга һәм саклап калырга кирәклеген белдерде, чөнки бу пандемия чорында аеруча мөһим.
Дәрестә барлыгы 14 бала катнашты.