«Сәнгать дөньясында»

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

9 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 21 нче октябрьдә «Татарстан – минем горурлыгым» программасыннан «Сәнгать дөньясында» дигән темага дәрес үткәрде. Татар халкының мәдәни мирасы белән танышу, халык иҗаты предметларына, сәнгать һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 15 бала катнашты.

Дәрестә балалар татар милли мәдәниятенә хас булган кыйммәтләр, буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләр, туган урыннарыбызның гореф-гадәтләрен кадерләргә кирәклеге турында, татар халкының декоратив-гамәли сәнгате (чигү, кулъязма, аппликация), дөньяның бөек кешеләре турында белделәр.

Дәрес татар халык музыка уен кораллары: думбра, кубыз, мандолина һәм курай турында әңгәмә, татар халык музыкаль әсәрләрен тыңлау белән тәмамланды.

Балалар белгечкә кызыклы чара һәм белемнәрен тулыландыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Дәрес коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан кече төркемнәрдщ үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International