Бүген 2021 елның 15 октябрендә Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр яраткан әтиләрен- балалар йорты директоры Гәрәев И.Г. котладылар.
Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме - РФ Президенты Указы белән "гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның әһәмиятен арттыру максатларында"рәсми рәвештә билгеләнгән әтиләр көне билгеләп үтелә. Чөнки гаиләгә ярдәм итү һәм балаларны тәрбияләү буенча кайбер бурычлар-әтиләрнең функциясе.
Шулай итеп, мөстәкыйл рәвешендә яшәүче бүлеге балалары әтиләрен Имаметдин Гәрәй улын, чын мәгънәсендә бөек бәйрәм белән котладылар. Чөнки безнең директор "Бөек әти"исеменә лаек. Ул балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, шулай ук элекке тәрбияләнгән балалар өчен дә яраткан әтиләрнең әтисе булып тора.