Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Әни+бәби» клубында «Савыт-саба белән танышу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның ашханә приборлары турында белемнәрен киңәйтү, ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру.
Дәрес барышында балалар савыт-саба төрләре белән таныштылар, тәкъдим ителгән карточкалар арасында кирәкле предметны таптылар. Соңыннан әниләр белән бергә кирәкле аш-су приборларын кулланып курчакларны да ашаттылар.
Соңыннан музыкаль композиция астында күңелле зарядка ясадылар. Дәрес балаларга һәм аларның әти-әниләренә бик ошады.