«Ата-ана үз баласы өчен кем алдында җаваплы»

2021 елның 15 октябре, җомга

13 октябрь көнне 13 нче санлы социаль участокта «Хокукый белемнәр нигезләре» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова «Ата-ана үз баласы өчен кем алдында җаваплы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Балаларның Бала хокуклары турында белемнәрен гомумиләштерүгә юнәлдерелгән чарада 9 бала катнашты.

Дәрес уен һәм танып-белү формасында узды. Балалар күнегүләр барышында мөстәкыйль карарлар кабул иттеләр, алар барлык кешеләр дә бертигез хокукларга ия, дигән уйга килделәр. Декларация, Конвенция, Конституциянең нәрсә икәнлеге һәм алар ни өчен кирәк булуы турында сөйләштеләр. А.Толстойның «Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары» әкияте мисалында төрле ситуацияләр уйнатылды. Шулай ук балалар ата-аналарның үз балалары өчен җаваплы булган административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштылар.

Дәрес ахырында балалар кылган гамәлләр өчен җавап бирергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International