«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 12 нче октябрьдә «Кем нәрсә кигән» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрескә 3 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре килде. 10 нчы социаль участокта узган чара балаларның кием-салым турындагы белемнәрен киңәйтүгә, ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Дәрес башында вак моториканы үстерү һәм балалар сөйләмен үстерү буенча күнегүләр үткәрелде. Аннан соң балалар төрле кием - салым төрләре белән рәсемнәр ясадылар, кисәкләр сайладылар. Нәниләр карточкалар - кием рәсемнәре белән эшләсәләр, әниләр балаларына ярдәм итәргә һәм аларга булышырга тырыштылар.
Йомгаклау даирәсендә ата-аналар: “Бүгенге дәрестә сезгә нәрсә файдалы булды? Бу сезнең өчен үтәргә авыр булып чыктымы һәм ни өчен?” кебек сорауларга җавап бирделәр.