Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 12 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Берлинны алу (1756-1763 еллар)» дигән төркемле дәрес үткәрде. 19 нчы социаль участокта үткәрелгән чарада 5 бала катнашты. Дәрес балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Дәрес башында катнашучылар 1756-1763 еллардагы җидееллык сугышның төп вакыйгалары белән таныштылар, сугышның килеп чыгу сәбәпләрен, барышын һәм нәтиҗәләрен карадылар. XVIII гасырның җитди хәрби конфликтына җәлеп ителгән Россия катнашындагы сугышларга җентекләбрәк тукталдылар. Балигъ булмаганнарга тулырак танышу өчен видеоролик күрсәтелде. Төрле илләр өчен сугыш нәтиҗәләре турында фикер алышу барышында белгеч Россия үзенең хәрби көчен күрсәтте һәм яңа җирләр алмаса да, Европада үз йогынтысын көчәйтте, дип билгеләп үтте. Алган белемнәрен ныгыту өчен катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, «Саннар җый» уенын уйнадылар.
Төркем дәресендә катнашучылар үзләре өчен яңа файдалы мәгълүмат алдылар, үз иленең хәрби тарихын өйрәнүнең мөһимлеген аңладылар.