Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 13 октябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубында «Тормыш тәме» дигән дәрес үткәрде. Гаиләдә микроклиматны яхшыртуга юнәлдерелгән чарада социаль хезмәт алучы 6 хатын-кыз катнашты.
Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр-теләсә кайсы гаиләнең мөһим өлеше. Дәрес барышында хатын-кызлар «Ирләр/хатын-кызлар кибете», «Минем мәхәббәт үзәге», «Тере бүләк», «Тылсымлы төймәләр» күнегүләрен башкардылар. Аларны үтәгәннән соң, катнашучылар психологның кисәтүләрен һәм киңәшләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, тормыш иптәшләренә карата үз карашларын үзгәртергә тырышачаклар, дип ышандырдылар.
"Кызыклы-файдалы" йомгаклау даирәсендә күп кенә катнашучылар «Тылсымлы төймәләр» күнегүенең бик катлаулы булуын таныды. Партнерлык мөнәсәбәтләренә түгел, ә үз җитешсезлекләренә һәм якын кешегә мөнәсәбәтеңне уңай якка үзгәртергә - бу хатын-кыз ягыннан аерым тырышлык таләп итә. “Ирләр/хатын-кызлар кибете” күнегүе катнашучыларга бик ошады. Чара «90 яшьлек хатын-кыз киңәшләре» дигән белешмәлек тарату белән тәмамланды.