ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

3 – нче июль, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   китапханә хезмәткәре Дарья Миронова Әдәби беседкада Бөтенрәсәйнең гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлаган «Петр һәм Феврония - гаилә саклаучы» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрде.

    Чараның төп максаты - гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен үстерү һәм гаилә әгъзаларына иң яхшы кешелек хисләрен: хөрмәт, мәхәббәт белдерү мөһимлеген күрсәтү иде.

Табигатьтә, Әдәби беседкада катнашучылар Бөтенрәсәйнең гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме тарихы, гореф-гадәтләре һәм символары белән таныштылар. Хикәя, «Минем гаиләм – минем шатлыгым!» дигән мультимедиа презентациясе  белән берлектә барды.

Чараның дәвамы «Йортта hава торышы», «Ата-аналар йорты», «Ак ромашка» дигән күңелле җырлар, зур булмаган видеоклиплар белән бергә башкарылды. В.Хромовның «Барысы да гаиләдән башлана...», Т.Кузовлевның  «Гаилә» сүзе ничек барлыкка килде?» һәм башка шигырьләр яңгырады.

Шулай ук, катнашучылар җылы һәм тыныч атмосферада «Халык зирәклеге», «Сабый баланың әйтеме» дигән викторинада һәм конкурста катнаштылар.

Чарада 13 кеше катнашты.

   2018 нче елның 3 июлендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшлекле җыелыш уздырылды. Әлеге җыелышта социаль һәм мәдәни конкурсларда катнашу темасы күтәрелде. Бүлекчә хезмәткәрләре белән берлектә конкурс кагыйдәләре каралды һәм катнашу өчен номинация сайланды.

Нормабаш авылында  яшәүче Әлфинур Фатыйх кызы Зариповага 3 июль көнне 90 яшь тулды Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Норма  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Рамазанов, җаваплылыгы чикләнгән Тимирязев исемендәге җәмгыяте директоры Булат Исрафиловлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

2018 нче елның 03 июлендә картлар hәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә тагын бер тапкыр террорга каршы куркынычсызлык турында сөйләшү-аңлату үткәрелде,  шикле әйберләргә тап булганда яки тоткынлыкка эләккән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды.

Социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Кызыл җәй килде!» конкурслы-уен программасы узды.

 

2018 ел 03 июль, сишәмбе

 

Ике команда – «Ромашка» һәм «Васильки» — табигать өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Социаль хезмәт алучылар күп санлы әдәби, уен һәм музыкаль конкурсларда бик теләп катнаштылар. Тапкырлык, төпле белем, иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәттеләр. Күңелле конкурслар беркемне дә ваемсыз калдырмады, барлык катнашучылар да кәеф күтәренкелеге алды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясе «Шатлык» мәктәпяны лагеренда «Җәй белән балалар. Ун куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага профилактик эңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында белгечләр балаларга кояштан саклану, су коену кагыйдәләре, агулы бөҗәкләр, ашарга яраклы һәм яраксыз җиләкләр, үсемлекләр турында сөйләделәр. Әңгәмәдән соң балаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

2 нче июль 2018 нче ел, дүшәмбе

Безнең төп бурыч - картлар йортында яшәүчеләргә авыруларын җиңүдә ярдәм итү   һәм  хәтерне ныгыту өстендә эшләү. Моның өчен без кроссвордлар  кулланабыз. Кроссвордлар, башваткычлар hәм судоку хәтерне яхшырта. Теләсә нинди интеллектуаль күңел ачулар да баш эшләү сәләтен яхшырта. Шушы максат белән картлар йортында социаль хезмәт алучылар “Сәламәтлек әлифбасы” дип аталган кроссвордлар чиштеләр.

 

Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина социаль карамакта торучы Нурья Гәзизова белән Равил Камәлетдинов гаиләсенә  су кертеп бирү белән Балтач торак коммуналь хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарафиевка мөрәҗәгать итте.

Уздырып оештыралар яшәүче Бөгелмә муниципаль районының дәүләт автоном Үзәге «социаль адаптация затлар өчен бирмичә, билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре «Маяк» белгечләре кулланырга тырыша эшендә белән беррәттән, традицион һәм общепризнанными ысуллар белән эшләү һәм инновацион формалары.

            Уен терапия - бу юнәлешләренең берсе-бу клиентлар белән эшләү, бу гына түгел, ә ысулы кызык үткәрергә оештыралар һәм алырга вакыты да, мөмкинлеге дә, үзен аңларга һәм хәл кайбер психологик проблемалар. 

  Ураза бәйрәме – мөселман календарендә ин изге бәйрәмнәрнең берсе булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International