21 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 10 балигъ булмаган бала өчен «Мин акыллы кеше» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: сәламәтлеккә сакчыл караш формалаштыру, акылга сыймаслык гамәлләр турында күзаллауны үстерү.
Төркемле дәрес «акыллы кеше», «акыл», «аң» төшенчәләрен билгеләү белән башланып китте. Аннан соң балалар «акыллы гамәлләр» биремен үтәделәр: тәкъдим ителгән исемлектән бары тик акыллы гамәлләр генә сайладылар. Аннары «синонимнар-антонимнар» уенын уйнадылар - моның өчен «аңлы» сүзенә мөмкин кадәр күбрәк синонимнар һәм антонимнар сайларга кирәк иде. Дәрес барышында катнашучылар шулай ук мәкальләр турында фикер алыштылар, акыллы кеше булган сыйфатларны карадылар, «уңышлы кеше» уенында катнаштылар.
Ахырда һәр катнашучы сәламәт буллу өчен дөрес һәм ышанычлы ысуллар бар, бу: спорт белән шөгыльләнү, иртәнге гимнастика ясау, чыныгу, һавада күп вакыт үткәрү, чисталык, юыну, теш чистарту, дөрес туклану, көн режимын үтәү, дәресләрне вакытында әзерләү, дигән нәтиҗә ясады. Болар барысы да сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен файдалы гадәтләр булып тора. Дәрестә катнашучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар һәм вакытны кызыклы үткәрделәр.