«Сәйлән белән чигү»

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

21 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында «Сәйлән белән чигү» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: сәйләннән бизәкләр ясау.

Дәрес башында катнашучыларга сәйлән белән чигүнең барлыкка килүе, аларның төрләре һәм чигү ысуллары турында мәгълүмат бирелде. Дәрес барышында хатын-кызлар эшләнеләчәк әйберләрен белән таныштылар. Аны ясау өчен аларга: сәйлән, җепләр, фетр, энә һәм кайчы кирәк булды

Барысы да кызыксыну белән теләгән әйберләрен башкаруга керештеләр. Эшләрне киләсе дәресләрдә тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International