Балигъ булмаганнар арасында экстремизмны һәм терроризмны кисәтү буенча эш кысаларында 20 нче сентябрь көнне 10 нчы санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 10 бала арасында «Терроризм акты турында белә торып ялган хәбәр» дигән төркемле мультимедиа дәресе үткәрде.
Дәрес барышында белгеч балаларны “Экстремизм һәм терроризм” төшенчәләре белән таныштырды, җинаятьчеләрнең нинди максат белән эш итүе турында сөйләде. Аннары балалар белән «Нәрсә ул терроризм» дигән документаль фильм каралды. Балалар игътибар белән карадылар, күп сораулар бирделәр һәм үзләре ишеткән хәлләрне сөйләделәр.
Ахырда белгеч балалар белән берлектә куркыныч булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төзеделәр.