Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты– интернатында “Көз байлыклары” дигән тема буенча рәсем конкурсы.

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

21 нче сентябрь  конне тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы балалар белән “Көз байлыгы” дигән темага рәсем конкурсы  үткәрде.

   Көз- табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү өчен  иң матур  ел фасылы.Табигый күренешләрне өйрәнгәндә балалар бу искиткеч вакытның күп кенә билгеләренә игътибар итәләр, алар арасында элемтәне күзәтәләр, көзге табигать белән танышалар.

Шөгыльнең максаты: рәсем ясауга кызыксыну уяту; балаларны кисточка һәм краска белән дөрес файдаланырга өйрәтү; уңай хисләр тудыру.

 

Балалар бик теләп "Көз байлыклары" төшерелгән кызыклы, эчтәлекле рәсемнәр карадылар. "Көз байлыклары"дигән темага рәсемнәр ясадылар, буядылар. Балалар бик актив булдылар. Әлеге шөгыльдән уңай хисләр  алдылар. Шөгыль ахырында тәрбияче балаларны көзге муллык белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International