Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре прививка ясатуда актив катнаштылар

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре прививка ясатуда актив катнаштылар, чөнки үзләренең һөнәри бурычлары аркасында күп халык белән контактта торалар.

Иммунитет эпидемия күтәрелгәнче формалашырга өлгерсен өчен, вакцинацияне авырулар арта башлаганчы узарга кирәк, дип саный алар, һәм гриппка каршы вакцинация – авыруны профилактикалауның төп һәм иң нәтиҗәле ысулы.

Прививканы Үзәкнең барлык сәламәт хезмәткәрләре ясатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International