«Бер-береңә каршы килү»

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Бер-береңә каршы килү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үз-үзеңә бәя бирү, үз-үзеңә ышаныч арттыру, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү.

Сәламләү сүзеннән соң психолог катнашучыларга «Үзең турында 3 сүз» күнегүен үтәргә тәкъдим итте, анда катнашучылар үзләренең көчле яклары турында сөйләргә тиеш булдылар. «Ассоциация» күнегүендә аларның һәркайсы «әгәр балагыз чәчәк булса, нинди булыр иде, әгәр балагыз музыка булса, нинди булыр иде» һ.б. кебек сорауларга җавап яздылар. Эчке киеренкелекне бетерү, күңелдә гармония хисен табыр өчен психолог төркемдә катнашучылар белән «Кояш» дигән релаксацион күнегү үткәрде.

Дәрес ахырында катнашучылар үзләрендә көчле якларны ачыклау, музыка авазлары астында ял итү җиңел булмады, дип таныдылар. Катнашучыларга барыннан да бигрәк “Ассоциация” күнегүе ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International