«Яхшылык кыл!»

2021 елның 17 сентябре, җомга

«Сугышта хатын-кыз йөзе түгел» дигән Республика социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отрядының 3 волонтеры белән берлектә 16 сентябрь көнне 7 нче социаль участокта ялгыз яшәүче өлкән кеше өчен «Яхшылык кыл!» дип аталган акция үткәрделәр. Максат: өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итү, үсеп килүче буынга игелек һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кислицина Зинаида Ивановна хәзерге вакытта бөтенләй бер ялгызы яши, аның аяклары авырта һәм ул авырлык белән хәрәкәт итә. Нәкъ менә шуңа күрә волонтерлар аның фатирында генераль җыештыру эшләрен башкарырга карар кылдылар: тәрәзәләрне, идәннәрне юдылар, пәрдәләрне юып элеп куйдылар, урын-җирне алыштырдылар. Волонтерлар тәртип урнаштырган вакытта, Зинаида Ивановна гаиләләренең Бөек Ватан сугышы елларында ничек яшәве, әтисенең партизаннар яклы булуы һәм аны чактан гына атып термәүләре, абыйсының җиңү яулаганнан соң ук хәрби җәрәхәт алуын сөйләде. 

Җыештыру эшләре тәмамлангач, Зинаида Ивановна чын күңеленнән волонтерларга һәм белгечкә игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде, кунакка эшләргә генә түгел, чәйгә дә чакырды. Балалар өлкән яшьтәге ханымга нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм аңа тагын килергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International