«Куркынычсызлык»

2021 елның 17 сентябре, җомга

“Экстремизмга-юк!” террорга каршы айлык кысаларында 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 16 нчы сентябрь көнне «Куркынычсызлык» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: терроризм һәм экстремизмның асылын аңлату, терроризм һәм экстремизм идеологиясенә һәм башка иҗтимагый гамәлләргә каршы торучанлыкны формалаштыру. Дәрестә 30 балигъ булмаган бала катнашты.

  Дәрестә катнашучылар терроризм һәм экстремизмның бүгенге көндә иң җитди проблема булуын белделәр, чөнки экстремистлык һәм террорчылык оешмалары 14-22 яшьлек яшьләрне үз сәяси мәнфәгатьләрендә актив кулланалар. Белгеч терроризмга каршы көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү кирәк, дип аңлатты. Толерантлык һәм бер-береңне хөрмәт итү генә терроризмны һәм экстремизмны кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Алган белемнәрен ныгыту өчен балаларга экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча социаль видеороликлар күрсәтелде. Алар балаларда җаваплылык, уяулык, игелеклелек һәм аңлау хисләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International