Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб 16 нчы сентябрь көнне саф һавада мөмкинлекләре чикле 8 балигъ булмаган бала өчен "Чемпионнар" дип исемләнгән спорт дәресе-эстафета үткәрде. Максат: оператив фикерләүне, игътибарны, реакция тизлеген, командада эшләү күнекмәләрен, үзара ярдәмчеллек һәм җаваплылык хисләрен үстерү.
Дәрес башында балалар белән «Керү-чыгу» уены үткәрелде: балалар үзләре әйләнәсендә асфальтта мел белән түгәрәк ясадылар һәм белгеч командасы буенча аңа чыгарга һәм кире керергә тиеш булдылар. Әлбәттә, алып баручы балаларны бутады, барысы да биремне үти алмадылар. Аннары катнашучылар командаларга бүленделәр һәм «Хәреф артыннан йөгерү», «Кар бөртекләре», «Җиләк-җимеш ярышлары» биремнәреннән торган спорт эстафетасында катнаштылар. Узган һәр этапны откан өчен балаларга жетоннар бирелде. Кайсы команда аларны күбрәк җыя шул команда җиңүче дип танылды. Шулай ук эстафета барышында балалар спорт һәм сәламәтлек темасына пазллар сайладылар. Сынаулар узган саен, катнашучылар арасында көндәшлек хисе барлыкка килде, алар һәр этапны тизрәк һәм хатасыз узарга тырыштылар.
Спорт чарасы ахырында барлык катнашучылар да бүләкләр һәм белгечтән киңәш алдылар-һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк!