«Массакүләм мәгълүмат чараларында кеше образы: нинди ул?»

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 15 сентябрьдә “Яшүсмерләрнең медиакультурасын формалаштыру буенча “Мәгълүмати навигатор” технологиясеннән «Массакүләм мәгълүмат чараларында кеше образы: нинди ул?» дип аталган төркемле дәрес уздырды. Дәреснең максаты: артык медиакуллану һәм заманча медиа киңлек ягыннан мәгълүмати прессинг шартларында яшүсмернең тормыш юлын сайлауның төп мәгънәләрен актуальләштерү. Әлеге чарада 11 бала катнашты.

Дәрес рольле уен “Минем героем” разминкасыннан башланып китте. Һәр катнашучы үзенә медиатирәлек персонажын (киногерой, йолдыз, артист, телетапшырулар алып баручы һ.б.) сайлады. Аның образына кереп, аның торышы һәм аның исеменнән ул төркем сорауларына җавап бирде, кем бу герой дип җавап бирергә тырышты. Ахырда һәркем ни өчен нәкъ менә шушы персонажны сайлады, аның тормышы, хыяллары һәм киләчәккә планнары белән мин ни рәвешле аваздаш булам, дигән сорауга җавап бирде.

Аннан соң балалар «Массакүләм мәгълүмат чараларында кеше образы» күнегүен башкаруга күчтеләр. Катнашучыларга төрле басмалар тәкъдим ителде, аларга анализ ясарга һәм “Мәгълүмат чыганагына карап, аларда сурәтләнгән кеше турында ничек фикер үзгәрә?” кебек сорауга җавап бирергә кирәк булды. Балалар җирле газетада алар янында яшәүче чын, гади кешеләр образларын күбрәк күрергә мөмкин булуын, шул ук вакытта башка чыганакларда булган мәгълүмат һәрвакытта да уңышлы кеше образын гына күрсәтүен әйттеләр.

Йомгаклау этабында балалар үз фикерләрен белдерделәр, алынган нәтиҗәләр, аларның дөнья турында булган күзаллауларын ничек чагылдыра икәнен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International