25 нче август көнне балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында «Безнең флаг» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: ил гражданнарыңа үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү, патриотизм нигезләрен формалаштыру.
Дәрестә балалар белән Россиянең дәүләт символларының берсе - флаг турында әңгәмә үткәрелде, Россия турында шигырьләр укылды, Ватан турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде. Соңыннан балалар «Безнең флаг» аппликациясе ясадылар.