Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында саф һавада спорт уеннары шөгыле.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

2021 нче елның 24 нче август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы саф һавада спорт уеннары шөгылен үткәрде.

Максат: саф һавада спорт уеннарының яңа төрләре белән таныштыру. Балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну арттыру

Бурыч:

- балаларның физик үсешенә, хәрәкәтләрне координацияләү һәм күрсәтү;

 - спорт уеннарына кызыксыну уяту, массакүләм чараларга җәлеп итү;

- балаларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тәрбияләү.

Спорт уеннары-бала өчен хәрәкәт активлыгын, хәрәкәтләрне координацияләүне, җитезлекне һәм чыдамлыкны үстерү өчен иң яхшы алымнарның берсе. Спорт активлыгы балаларга көн буена энергия һәм уңай кәеф бирә. Дәрес саф һавада уен формасында үткәрелде. Балалар төрле эстафеталарда бик теләп катнаштылар һәм бик канәгать калдылар. Дәрес балалар өчен күңелле һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International