Республика көне уңаеннан “Туган ягым бизәкләре” исемле рәсем конкурсы – ДКО «Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты»

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

2021-нче елның 25-нче август көнне Югары Утар балалар интернат йортында “Республика көне” уңаеннан тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы “Туган ягым бизәкләре” исемле рәсем конкурсы оештырды.

Чарага түбәндәге максатлар куелды:

- туган як турындагы белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү;

- чисталык, пөхтәлек тәрбияләү;

- туган якны ярату хисе тәрбияләү.

25-нче август көнендә безнең Татарстан үзенең мөстәкыйльлек алган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан безнең балалар йортында рәсем конкурсы үткәрелде. Чара тәрбияче тарафыннан Татарстан турында мәгълүмат бирүдән башланып китте. Балалар белән республиканың истәлекле урыннары, символлары турында әнгәмә үткәрелде. Соңыннан балалар бик теләп рәсемнәр ясадылар, буядылар. Бу чарадан барысы да кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International