«Без бергә!»

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 24 нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Без бергә!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, аларның иҗади сәләтләрен, күзаллау һәм вак моториканы үстерү.

Дәрес башында хезмәт буенча инструктор дәреснең «Без бергә!» дип аталучы темасы буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Дусларыннан, гаиләләреннән башлап, бөтен илләрдәге дуслык белән тәмамлады әлеге сөйләшү. Соңыннан катнашучыларга шул ук темага төсле карандашлар һәм буяулар кулланып рәсем ясарга тәкъдим ителде. Балалар рәсем ясауның төрле техникаларын кулландылар, карандаш һәм гуашь белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерделәр, иҗади карашны, фантазияне һәм вак моториканы үстерделәр.

Дәрестә катнашучылар алган нәтиҗәләрдән канәгать калдылар, ә рәсемнәр “Без бергә!” фотовыставкасын ясау өчен кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International