Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова, Кама Аланы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, «Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне» дигән чара уздырдылар. Дәрес балаларның танып-белү активлыгын киңәйтү, үз илең тарихына карата кызыксынуны арттыру, үз халкына, Ватаныңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Дәрестә балалар 22 август – Россия Дәүләт флагы көне турында белделәр. Алар РФ флагы турындагы материалларны кызыксынып тыңладылар һәм карадылар, дәүләт һәм Россиянең һәр гражданы өчен аның әһәмияте турында фикер алышуда катнаштылар. Сораулар бирделәр һәм үзләре элек белгән мәгълүмат белән уртаклаштылар. Викторина сорауларына җавап биреп, катнашучылар Россиянең дәүләт символлары, аларны булдыручылар турында үзләренең белемнәре белән шаккатырдылар.
Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Балалар күп аралаштылар һәм әлеге дәрес өчен рәхмәт белдерделәр. Белгеч шулай ук катнашучыларга дәүләт символларына хөрмәт белән карарга кирәклеген искәртте.