Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Келәм» яшьләр үзәгенең 2 волонтеры белән берлектә 10 нчы социаль участокта «Минем шәһәрем тарихы» дигән чара уздырдылар. Максат: туган шәһәр тарихына сакчыл караш, кече Ватан өчен мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Дәрес барышында волонтерлар балалар белән “Без Түбән Кама турында нәрсә беләбез?”, “Шәһәр белән кем идарә итә?”, “Халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу”, “Шәһәрнең истәлекле урыннары” темаларына әңгәмә узды. Балалар «беренче төзүчеләр»нең кем икәнен, нинди урамнар беренче булып барлыкка килә, нинди заводлар төзелә һәм аларда нәрсә чыгаралар, һ.б. турында белделәр. Бу җирлектә яшәүче халыкларның үз ата-бабаларының мәдәниятен, тарихын белү һәм өйрәнү мөһимлегенә инандылар. Балалар бик күп сораулар бирделәр һәм волонтерлар һәм белгеч белән бергә аларга җаваплар эзләделәр.
Дәрес ахырында балалар асфальтта туган шәһәрнең истәлекле урыннары турында рәсем ясадылар.