Россиянең Хәрби дан көне

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

23 август көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар өчен “Россиянең Хәрби дан көн” дип исемләнгән патриотик әңгәмә үткәрделәр. 

Балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә патриотик хисләр, үз Ватаны, анда яшәгән һәм яшәүче кешеләр өчен горурлык, гражданлык позициясен, һәлак булучыларны искә алуга хөрмәт формалаштыруга юнәлтелгән иде.

23 август-Курск сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел. Бу-Россиянең Хәрби дан көне, Рус коралының һәм Совет солдатының, үз Ватанын саклаучыларның дан көне.

Балигъ булмаган балалар Җиңү бульварына “Билгесез солдат” һәйкәле янына экскурсиягә бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International