«Курск сугышы»

2021 елның 24 августы, сишәмбе

23 нче августта хәрби тарихның истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 9 балигъ булмаган бала арасында «Курск сугышы» дигән темага профилактик дәрес үткәрде. Максаты: катнашучыларны Ватаныбызның тарихи вакыйгалары, совет кешеләре - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыклары белән таныштыру, үз илебез тарихына якынайту.

Укучылар дәрестә, ел саен 23 август көнне Россиядә Курск сугышында немец – фашист гаскәрләрен тар - мар итү көне билгеләп үтелә, ул 50 көн һәм төн-1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам иткән икәнлеген, халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә илткән юлында батырлыгы һәм ныклыгы турында белделәр.

Дәрес ахырында катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм Бөек җиңү яулаган солдатларыбызның бәһасез батырлыгын истә тотарга тиешбез, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International