Светофор иленә сәяхәт

2021 елның 24 августы, сишәмбе

23 август көнне социаль участок - “СПАРТА” спорт-күңел ачу клубы базасында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен “Светофор иленә сәяхәт” дип исемләнгән ведомствоара мәгълүмати танып-белү чарасы уздырдылар.

Балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә юл хәрәкәте иминлеген саклауга юнәлдерелгән иде.  Балалар белән “Син - җәяүле” дип исемләнгән дискуссия булды.  Яңа уку елы алдыннан мәктәп автобусларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләштеләр.  Моннан тыш, очрашуны оештыручылар катнашучыларның игътибарын ишегалды территорияләрендә һәм мәйданчыкларда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләренә, юл йөрү өлеше, юл буйлап йөрү кагыйдәләренә, шәхси хәрәкәт чараларыннан: велосипед, самокат, роликлар, скейтлардан дөрес файдалануга юнәлттеләр. Очрашу ахырында балалар бер-берсен велосипедларда, самокатларда узыштылар, һәр катнашучыга “Шәһәр урамнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” һәм “Яшь җәяүле белешмәсе” дигән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International