Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернаты. Фән һәм технологияләр елына «Гадәти булмаган әйберләрдән могҗиза».

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Максат:

 -балаларны табигать могҗизалары белән таныштыру;

 -аппликацияләргә кызыксыну уяту;

- кулларның вак моторикасын үстерү.

Катнашучылар: 5 бала.

Балалар серле һәм гадәти булмаган әйберләрне яраталар. Шуңа күрә дәресләрдә тәҗрибәләр үткәрергә кирәк, бу аларда кызыксыну  уятачак. Дәрес вакытында тәрбияче балаларны табигатьтә нинди могҗизалар булуын һәм гадәти әйберләрдән нәрсә эшләргә мөмкин булуын таныштырды. Ул гади содадан вулкан ясарга мөмкин булуын, ә серкә катнаштырып ясалган сыеклыктан  вулкан атуын күрсәтте. Балалар бу вулканны кызыксынып төрле төсләргә буядылар.

Дәреснең икенче өлешендә балалар тәрбияче ярдәмендә, билгеле бер фонга клей белән көнбагыш орлыгы һәм токмач ябыштырып көнбагыш чәчәге ясадылар. Көнбагыш чәчәге ясау һәр баланы мавыктырды. Көнбагышлар - ачык, тәэсирле чәчәкләр, аларда җимешләр барлыкка килгәч тә, балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан орлыклары булып кала. Гаҗәп түгел, бу үсемлекләр игътибарны җәлеп итә һәм балалар шул чәчәк образын бик  кызыксынып үз иҗатларында бик теләп чагылдырдылар. Уку индивидуаль - уен формасында, күңелле һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International