6 нчы август көнне Халыкара дуслык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова балигъ булмаган балалар арасында «Дуслык һәм яхшылык бәйрәме» дип исемләнгән танып - белү чарасы үткәрде. Максат: күңелле кәеф һәм уңай эмоцияләр алу аша, барлык катнашучылар арасында яхшы һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларның рухи-әхлакый культурасын баету; аралашуның дустанә һәм этик нормаларын, коммуникатив сәләтләрен үстерү.
Белгеч балаларны күңелле музыка астында каршы алды, алар белән дуслык темасына әңгәмә корды: “Нәрсә ул дуслык?” “Кем ул дус?”, “Ул нигә ул кирәк?” кебк сораулар бирде. Соңыннан барысы бергә «үз исемеңне ата» уенын уйнадылар, ул катнашучыларга бер-берсе белән танышырга ярдәм итте. Чара барышында балалар дуслык поездында “тәгәрәде”ләр, тылсымлы игелек иле буйлап “сәяхәт” ясадылар. Алар төрле станцияләрдә булдылар, анда дуслык турында мәкальләрне искә алырга, тәкъдим ителгән әкият геройларын табарга; «Хлоп-кап» биюен башкарырга, мимика һәм жестлар белән аралашырга, хәйләле мәсьәләләрне хәл итәргә һәм башка бик күп күнегүләр үтәргә туры килде. Бу биремнәр барысы да дуслыкны ныгытырга, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Вакыт күңелле һәм сизелмичә дә үтеп китте. Балаларга бәйрәм бик ошады. Чара ахырында белгеч катнашучыларга авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәргә, дуслыкны бәяләргә, яхшы һәм тугры дуслар сайларга, үзләренә дә шундый булып калырга киңәш итте.