“Һәр ишегалдына шатлык”

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомствоара социаль патронажда торучы гаиләләрдәге балалар өчен “Һәр ишегалдына шатлык” программасын тормышка ашыру башланды. Программа социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге эшләмәүче, шәһәр яны лагерьларына йөрмәүче балаларны сәламәтләндерүгә исәпләнгән. Балалар белән эшләү яшәү урыны буенча ишегалды мәйданчыкларында оештырылды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы һәм социаль педагогы сәламәтләндерү программасы кысаларында көн саен саф һавада төрле чаралар уздыралар. Балалар бик теләп һәм зур энтузиазм белән “Үз-үзеңне культуралы тоту көне”, “Эколог көне”, “Сәламәтлек көне”, “Эзтабар көне” кебек тематик дәресләрдә һәм уеннарда катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International